Австралия Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка каршы чикләүләр кертте

Чикләүләрнең яңа исемлегендә шулай ук Миңтимер Шәймиевнең улы – "Татавтодор" генераль мөдире Айрат Шәймиев тә бар.

Австралия хакимияте Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Татавтодор" генераль мөдире Айрат Шәймиевкә каршы чикләүләр кертүен игълан итте. Яңа чикләүләр пакетында 37 кеше һәм 7 юридик зат бар, диелә Австралия Тышкы эшләр министрлыгы сайтында.

Тышкы эшләр министры Пенни Вонг яңа чикләүләр пакеты "Русиянең хәрби икътисадына тагын да ныграк зыян китерүгә юнәлгән", диде. Аның сүзләренчә, чикләүләр саклану, энергетика, транспорт һәм иминият тармакларындагы оешмаларына, шулай ук Русия пропагандасын таратучыларга кагыла.

Татарстан президентыннан тыш исемлектә "Газпром нефть", Газпромбанк, "Русгидро" энергетика ширкәте, "Совкомфлот" төркеменә кергән оешмалар, "Согласие" иминият ширкәте, "Микрон" АҖ, "Байкал электроникс" процессор җитештерүчесе һәм башкалар өстәлде.

Чикләүләр шулай ук Русиянең Украинага каршы сугышын актив хуплап килүче җырчы Ярослав Дронов (Shaman), Русия хакимиятенә якын дип саналган Life проекты авторы Арам Габрелянов, актер Вячеслав Манучаров, ВГТРК мөдире урынбасары Антон Златопольский һәм "Интернет үсеше институты" (ИРИ) мөдире Алексей Гореславскийга каршы кертелде.

  • Татарстан президентына каршы чикләүләрне моңарчы Америка Кушма Штатлары һәм Канада керткән иде. Канада чикләүләр исемлегендә аның җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова да бар.
  • Миңнеханов Русиянең Украинага каршы сугышын актив рәвештә хуплап тора. Республикада сугыш өчен хәрби кирәк-ярак җитештерүче берничә ширкәт эшли, аерым алганда Алабуга тирәсендә дроннар җитештерелә.
  • Моннан тыш Татарстан Украинадагы сугышта үлүче хәрбиләр саны белән икенче урында бара. Беренче урында – күрше Башкортстан.
  • Июнь уртасында Айрат Шәймиевкә карата Канада санкцияләре кертелде. Ул чакта чикләүләргә аның абыйсы – "Нира-Экспорт" ширкәте мөдире Радик Шәймиев тә эләккән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!