Украинадагы сугышта Башкортстанның Казанка авылыннан (анда хәзер күп дигәндә 40 кеше яши) ике ир һәм Татарстанның Тегермәнче авылыннан (анда йөз кеше тирәсе яши) тагын ике ир һәлак булган. Аларның язмышлары – кырылып барган авыллар фаҗигасенең бер өлеше.
Дистәләп кенә кеше генә яшәгән авылларда һәр үлем санаулы, чөнки ул мирасның, гаиләнең, хәтта җир-су тарихының өзелүе.
Казанка авылы, Башкортстанның Благовещен районы
Соңгы җанисәпкә күрә, Благовещен районындагы Казанка авылында нибары 40 кеше яши. Район үзәге – Благовещен шәһәреннән 42 чакрым ераклыкта урнашкан. 2002 елгы җанисәптә Казанкада 55 кеше теркәлгән булган: 45% – урыслар, 35% – марилар.
Александр Барановскийның "Благовещен районы: заманнар чылбыры" китабында язылганча, Усы елгасы буендагы авылга якынча 1870нче еллар башында Нократ игенчеләре тарафыннан нигез салынган.
— Элекке Надеждин волостенең үзәге хәзер исә мәет чыккан йорт кебек тынлыкта дияргә була. Ә кайчандыр Казанка тирәсендә чәчәк аткан авыллар, бистәләр булган", — дип язган 2019 елда журналист Павел Егоров.
1895 елда авылда 139 хуҗалык һәм 869 кеше теркәлгән, икмәк кибете, май чыгару корылмасы, тагын өч кибет, аерым шәрәб кибете эшләгән. 1917 елгы җанисәпкә күрә 134 хуҗалык, 952 кеше яшәгән, шулар арасында читтән килгән алты гаилә һәм бер украин качаклары гаиләсе булган. 1920 елда хуҗалыклар – 154, халык саны – 1036 (шул исәптән, 14 беларус һәм 6 украин). Бу – авыл тарихында иң зур күрсәткеч.
Казанкада 1886 елда салынган бүрәнә чиркәү эшләгән. 1930 елларда ул ябылган. 1937 елның көзендә авылда соңгы пастырь Иван Ермолаев (1873–1937) кулга алына һәм 15 ноябрьдә атып үтерелә; аны кулга алган көн – чиркәүнең дә соңгы көне. Гөмбәзсез калган бина 1980нче еллар башына кадәр клуб вазифасын үтәгән, 1990нчы елларда җимереп ташланган.
Җурналист Павел Егоров 2019 елда: "Сораштырган өлкәннәр 240 хуҗалык булга чорны искә ала – заманында шулкадәр йорт та булган. Хәзер дүрт кенә йортта ут яна, унлап ташландык нигез күрдем", дип язып чыкты.
Шул ук елны Уфа шәһәрендәге Свято-Пантелеймон чиркәве мәхәлләсе кешеләре җимерек чиркәү урынына агач тәре куя – Егоров репортажы шул вакыйгага багышланган.
2003–2008 елларда Казанкада мәктәп тә эшләп алган, әмма аннары ул Покровка мәктәбенең филиалы итеп үзгәртелгән. Хәзер авылда бер генә урам калган, анда 40лап кеше бармы икән инде, 2019 елда дүрт кенә йорт калган булган.
2023 елның ноябрендә Благовещен районында Казанкада туып-үскән Данил Двоеглазов белән хушлаштылар. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган. 1997 елгы егет өченче сыйныфта укыганда гаиләсе Благовещенга күчеп киткән. Якынча шул вакытта авыл мәктәбе дә ябылган.
Двоеглазовны сугышка 2022 елның октябрендә мобилизация белән алып китәләр. Ул Пенза ягында хәрби әзерлек үтә. Мотоукчы полкның ПТР взводында идарәле ракета операторы булып сугыша. 2023 елның 17 октябрендә һәлак була, ноябрь ахырында исә аны Благовещенда җирлиләр.
Аның әнисе Валентина Двоеглазова: "Октябрьдә военкоматтан капка кактылар – улым үлгән диделәр. Аннан соңгы көннәр томан кебек кенә хәтердә... Ничек инде? Ни өчен нәкъ минем малай? Аңа бит нибары 26 тулган гына иде", – дип сөйләде.
Артур Илмурзин да Казанкадан. 1992 елның декабрендә туган. 2023 елның 8 октябрендә Русия Саклану министрлыгы белән контракт төзи, Украинага җибәрелә. 2025 елның 19 гыйнварында һәлак була. Аның ике баласы ятим калган.
Артур Уфа политехникумын тәмамлаган, 2011–2012 елларда армиядә хезмәт иткән, "Лукойл-Көнбатыш Себер"дә вахта ысулы белән эшләгән. Хәрби хезмәттә – десант-штурм дивизиясе күзләү батальонының махсус бүлекчәсе санитар-инструкторы, өлкән разведчик.
Илмурзинны Мишкә авылында җирлиләр. Аны искә алып, укытучысы Алевтина Якупова чыгыш ясады. Чыгышы мари телендә булды.
Тегермәнче авылы, Татарстанның Минзәлә районы
Тегермәнче район үзәге Минзәләдән – 32, Казаннан 259 чакрым ераклыкта урнашкан. Соңгы җанисәпкә күрә, авылда йөздән артык кеше яши, күпчелеге – татарлар.
Татар энциклопедиясенә күрә, авыл XVIII гасырда барлыкка килгән, инкыйлабка кадәр ул Чүплек исеме белән дә мәгълүм. 1860нчы елларга кадәр җирле халык типтәрләр дип саналган. Ул чорда алар игенчелек, терлекчелек, тегермән тоту, ялчылык белән шөгыльләнгән.
1870 елда монда су тегермәне эшләгән. Авылның исеме дә шуңа нәкъ тегермән сүзеннән киткән.
Типтәрләр дип XVI гасыр урталарыннан башкорт якларына күчеп урнашкан татар, башкорт, мари, мордва, удмурт, чуаш катнаш социаль төркемен атыйлар; алардан Русия империясе чиген саклаучы атлы гаскәрләр төзелгән.
1897 елгы җанисәптә иң күп тиртәр Бөгелмә өязендә (43 568), Минзәлә өязендә (14 875) һәм Верхнеураль өязендә (13 276) теркәлгән.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Поисев волостенә кергән. 1920 елдан – ТАССРда.
Хәзер халык фермер хуҗалыкларында, "Әнәк" агрофирмасында эшли. Мәктәп 2016 елга кадәр булган, аннары ябылган.
Авыл халкы гомер-гомергә йөздән күпкә артмаган: иң күбе 193 кеше булган, 2017дә 102 кеше яшәгән.
2024 елның 8 маенда авылда Җиңү көне уңаеннан митинг та узды. Ул җирле халыкның "үзсалым" ярдәмендә җыелган акчага төзелгән хәтер ташы янында үтте.
Хәтер ташында Икенче дөнья сугышына киткән авылдашлар исемнәре уелган. Бер якта – Әфган сугышы ветераны Рәзиф Гыйльфанов хөрмәтенә, икенче якта – Украинадагы сугышта һәлак булган Айзат Мифтахов хөрмәтенә куелган ташлар.
Айзатка 24 яшь була, ул 2023 елның 21 декабрендә һәлак.
2025 елда Җиңү көне уңаеннан тагын митинг уза. "Нурсания апа Хәертдинова догалар укый, Бөек Ватан сугышы һәм Айзат Мифтахов рухына багышлый. "Ватан өчен башын салган батырларны онытырга хакыбыз юк", – дип язып чыкты район газеты.
2025 елның 2 июнендә Украина сугышында Тегермәнчедән тагын бер егет – Хәмид Ардаханов үлүе билгеле булды. Ул 1999 елның ноябрендә туган. Үлем датасы әйтелми.
Мәхкәмә базасында Ардахановка 2024 елгы кредит бурычын түләтү эше күренә. 2017дә Минзәләдә өмәдә катнашуы, педагогик көллият студенты яки хезмәткәре булуы турындагы хәбәр бар.
***
Русиянең 2022 елның 24 февралендә Украинага тулысынча басып кергәненнән бирле, Башкортстаннан ким дигәндә 6104, Татарстаннан ким дигәндә 5370 кеше һәлак. Башкортстан – Русия буенча да, Идел буе буенча да үлем саны буенча беренче, Татарстан – икенче.
Азатлык Радиосы 2022 елның 24 февраленнән башлап Татарстаннан һәм Башкортстаннан һәлак булганнарны терки. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Язманың оригиналы: Idel.Реалии
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум