Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доналд Трамп һәм Бинамин Нетаньяһу Газзә сызыгындагы хәрби гамәлләрне тизрәк тәмамлау турында килеште


АКШ Израил белән берничә гарәп иле арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу килешүләрен киңәйтергә тели

АКШ президенты Доналд Трамп һәм Израил премьер-министры Бинамин Нетаньяһу Газзә сызыгындагы хәрби гамәлләрне тизрәк тәмамлау вә гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салу турында сөйләшүләр башларга килеште дип хәбәр итә үз чыганакларына таянып Israel Hayom.

Трамп планына күрә, Газзә сызыгындагы кораллы бәрелешләр ике атна эчендә туктарга тиеш. ХӘМӘС (АКШ һәм Европада террорчы оешма дип танылган) хәрәкәте җитәкчелеге вазыйфаларыннан читләштереләчәк, ә Газзә идарәсе Мисыр һәм Гарәп Әмирлекләре дә кергән дүрт гарәп иленнән торган коалициягә тапшырылачак.

АКШ президенты тәкъдименә күрә, 2023 елның октябреннән Газзә сызыгында әсирлектә булган кешеләр азат ителергә тиеш. Чит илләргә күченергә теләге булган фәләстиннәр өчен өченче илләр тәкъдим ителәчәк.

Шул ук вакытта АКШ Израил белән берничә гарәп иле арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу килешүләрен киңәйтергә тели. Киләчәктә бу килешүләргә Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Лүбнән һәм башка мөселман дәүләтләре дә кушылыр дип көтелә.

Израил исә, Фәләстин автономиясе реформалар үткәргән очракта, Фәләстин дәүләтен төзү мөмкинлеген карарга риза булачак. Моның өчен Вашингтон Израилнең Үрдүннең Көнбатыш ярындагы кайбер җирләрнең суверенитетын танырга әзер.

Трамп Газзә сугышының тәмамлануын Нетаньяһуга карата барган җинаять эшләрен туктату белән бәйләде. Израил премьер-министры ришвәтчелектә гаепләнә.

АКШ президенты Нетаньяһуга каршы мәхкәмәне туктатырга чакырды. Бу хакта ул Truth Social социаль челтәрендә язды. Ул бу карарны тынычлык килешүе, әсирләрне азат итүне үз эченә алган зур сәяси адым дип атады. Израил сәясәтчеләре Нетаньяһуның үз гаебен тануы һәм шуның өчен ил президенты тарафыннан ярлыкану мөмкинлеген алга сөреп, Трамп тәкъдимен тикшерә.

  • Шул ук вакытта Каһирәдә Израил һәм ХӘМӘС арасында әсирләрне азат итү һәм утны туктату мәсьәләсендә барган сөйләшүләр тагын көрчеккә терәлде. Хәзерге вакытта Газзә сызыгында 2023 елның 7 октябрендә Израилдә тотык итеп алынган 50 кеше кала, аларның 20ләбе исән диелә.
  • ХӘМӘС контролендәге Газзә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына күрә, 7 октябрьдә Израил алып барган хәрби гамәлләр вакытында Газзәдә 66 меңнән артык кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG